Бөре районында яшәүче күп балалы гаиләнең йорты янган, алар урамда торып калган...
Фаҗигә кичә, 14 ноябрьдә, булган. Гаилә Кузы авылында яши. Янгын чыккан вакытта өйдә бер кеше дә булмаган: дүрт бала мәктәптә киткән, ә әниләре йорт алдында эшләп йөргән дип хәбәр итәләр Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Хуҗабикә ишегалдында булганда йортта извещатель тавышын ишетә һәм янгын сүндерүчеләргә хәбәр итә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ирекмәннәр белән бергә 80 квадрат метр мәйданга таралган утны сүндерә.
Әле янгын сәбәбе ачыклана, тикшерү эше бара. Беренчел версия буенча, янгын төзек булмаган электр җиһазлары аркасында килеп чыккан булырга мөмкин.