Бүген иртәнге сәгать 11ләр тирәсендә Туймазы-Бакалы юлында юл-транспорт һәлакәте булган.
Алынган мәгълүматларга караганда, «Лада Гранта» автомобиле руле артында утырган 26 яшьлек хатын Бакалы районыннан Туймазы шәһәренә барганда юлның каршы полосасына чыккан һәм «Киа Спортейдж» машинасы белән бәрелешкәннәр. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә "Лада" йөртүчесе һәм аның янында утырган бер яшьлек баласы һәлакәт урынында үлгән, 35 яшьлек "Киа" водителе һәм аның 64 яшьлек пассажиры хастаханәгә озатылган.
Чыганак: Эчке эшләр министрлыгының БР буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Владимир Севастьянов ТГ -каналы.