Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
12 ноябрь , 16:20

Урманчылар паркындагы таган баланы үтерә язган (ВИДЕО)

Хәзер алты яшьлек малайны озайлы реабилитация көтә. 

Башкаланың Урманчылар паркында таган атынган бәләкәй малай чак кына үлемнән калган. Табиблар аның теш казнасының өч урыннан сынуын  ачыклаган. “Честно говоря” Телеграм-каналында язуларынча, Уфада яшәүче Ильнара 6 яшьлек улы белән паркта йөргән. Ул башкаларның да балалар өчен зонада ял итүен төшереп алган. Балалар балансир сыман таганда атынган. Бер мизгелдә карусель шыгырдаган да бүрәнә конструкция баланың теш казнасына килеп бәрелгән.

Баланы 10 көнгә дәваханәгә салганнар. Сабыйның ияген тегәргә туры килгән. Табиблар  малайның әнисенә “бу кадәр көчле бәрелү үлемгә китерә, бары тик баланың кечкенә һәм җиңел гәүдәле булуы аны коткарган, ул курчак сымн читкә чыгып очкан” дигәннәр. Хәзер малайны озайлы реабилитация чаралары көтә. Ул теш протезы кияргә мәҗбүр, стоматологта күзәтелергә тиеш булачак, шулай ук даими рәвештә күзен тикшертеп торырга һәм неврологларгә йөрергә туры киләчәк.

Ильнара тиешле органнарга гаризалар язган, анда тикшерү оештырылган. Ана сүзләренчә, хакимияттә үз өсләренә җаваплылык алырга ашыкмыйлар, имеш, Урманчылар паркы бөтенләй ябык булган. Әмма имгәнгән баланың әнисе сүзләренчә, мәйданчыкны вакыйгадан соң гына махсус тасмалар белән уратып алганнар.

Соңрак Совет районында бу вакыйгага аңлатма биргәннәр.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, мәйданчык территориясендә эшләр  барган вакытта мәгълүмати табличкалар һәм киртә тасмалары алдан ук урнаштырылган иде. Парк эчендә төзекләндерү эшләре баруы турындагы мәгълүмат массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә киң таратылды, — дип аңлаттылар муниципалитетта. – Хәзерге вакытта урман паркы территориясе файдалануга тапшырылмаган, ә балалар мәйданчыгына элеккечә керү тыела. Элеккечә үк, балалар мәйданчыгының периметры сигнал тасмасы белән әйләндереп алынган, уен җиһазында аларны куллануны тыю турында язулар урнаштырылган. Урман паркының төрле участокларында мәгълүмат щитлары урнаштырылган, ә технадзорны узмаган зоналар шулай ук сигнал тасмалары белән капланган. Искәртәбез, паркны реконструкцияләү дәвам итә һәм барлык эшләр ноябрь ахырында тәмамланачак”.

Шулаен шулайдыр да ул, әмма имгәнгән баланың әнисе төшергән видеода беркөтү бала-чага уйнап йөри. Мәйданда бернинди сигнал тасмалары да күренми. Уен җиһазларында да тасмалар-фәлән күренми...

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: