Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
12 ноябрь , 15:37

18 минут кечкенә сеңлесенең гомере өчен көрәшкән (ВИДЕО)

Анна-Элиза Ванюшкина бакчада эшләгән арада сеңлесе суга баткан. 

Видеодан скриншот.
Фото:Видеодан скриншот.

Бу хәл Благовещен районында 2021 елда теркәлгән.  Кызлар Бедеева Поляна авылындагы дачада ял иткән. 11 яшьлек Анна-Элиза бакчада эшләгән арада бер яшьлек Есения ихатада уйнап йөргән. Күп тә үтми Анна-Элиза Есениянең күренмәвен абайлаган. Эзләп киткәч, аны ихатада яңгыр сулары тулган ваннада баткан килеш тапкан.  

Үсмер кыз тиз генә сеңлесен судан чыгарган һәм әнисе телефоннан өйрәткәнчә, реанимация чараларына керешкән. Йөрәгенә массаж һәм ясалма сулыш ясаган. Кечкенә Есения акрын гына гырылдау тавышы чыгарган. Сабый гомере өчен  18 минут көрәш барган. Анна-Элиза сеңлесенең йөрәген эшләтеп җибәргән. Бу вакытка ашыгыч ярдәм килеп җиткән. Икенче көнне комада реанимациядә яткан Есения һушына килгән.

Әйткәндәй, кичә  Уфада “Батырлык йолдызлыгы" 16нчы Бөтенрусия фестиваленең төбәк этабы кысаларында Яшь геройлар югары бүләкләргә лаек булды. Алар арасында Анна-Элиза Ванюшкина да бар.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсе начальнигы Марат Латыйпов кызны “Күрсәткән батырлыгы өчен” медале белән бүләкләгән. 

Чыганак: Mash Batash Teleugram-каналы/ bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: