Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
11 ноябрь , 19:57

Мәктәп автобусы юл һәлакәтенә очраган

Дәресләрдән соң балалар өйләренә кайтып барган.

Мәктәп автобусы юл һәлакәтенә очраган
Мәктәп автобусы юл һәлакәтенә очраган

Бүген Аскын районында мәктәп автобусы юл һәлакәтенә очраган.

Аскыннан Куяштыр авылына китеп баручы мәктәп автобусы юл читенә төшеп киткән.

Руль артында 57 яшьлек водитель утырган, салонда җиде бала булган.

БР буенча Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтенең беренчел мәгълүматлары буенча, бу хәл юлларда бозлавык булуы аркасында килеп чыккан.  Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 14 яшьлек пассажирга медицина ярдәме кирәккән.

Һәлакәт урынында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр килгән.

Әле тикшерү эшләре башланган.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: