Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
8 ноябрь , 12:05

Русиялеләргә беспилотниклардан югары тизлектә качарга рөхсәт иткәннәр

Бүгенге чынбарлык яңа кагыйдәләр булдырырга  мәҗбүр итә...

Саратовта җирле халыкка дроннардан сәгатенә 135 километрдан артыграк тизлек белән качарга рөхсәт иткәннәр. Бу хакта шәһәр мэриясенә сылтанып, РИА Новости  агентлыгы хәбәр итә.

Хакимияттә моны менә ничек аңлаталар: гомере өчен куркыныч янаган шартларда хокук бозган водитель, аңа чаралар кулланылмасын өчен запрос җибәрә ала.

"Машина йөртүчегә административ хокук бозулар турында кодексның 2.7 маддәсе нигезендә эш итәргә кирәк — бу кешенең бик кирәк булган очракта кылган гамәле. Кешенең чиктән тыш зарурлык хәлендәге гамәле административ хокук бозу турында эш алып баруны булдырмый торган хәлләргә карый",  – дип аңлаталар мэриядә.

Шундый шартларда административ эш башламаячаклар. Әгәр эш башланган  булса, аны туктатачаклар, диләр хакимияттә.

Моңа кадәр Белгород өлкәсенең оператив штабы БПЛА һөҗүме  очрагында үз-үзеңне тоту буенча инструкция бастырып чыгарды. Инструкциянең бер пункты катгый рәвештә дронны үзаллы бәреп төшерүне тыя. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: