Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
8 ноябрь , 21:34

Башкортстанда пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме турында хәбәр таралды...

Мессенджерларга бомбадан саклану урынына барырга кушылган хәбәрләр килә башлады. 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсе тынычлык сакларга чакыра.

Эш шунда: Башкортстанда пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме хәвефе бар дигән хәбәр таралды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча идарәсе бу хәбәрләрне фейк дип атады һәм рәсми рәвештә болай дип кисәтте:

“Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкка мондый эчтәлекле бернинди хәбәрләр дә җибәрми. Хәбәрдә бәян ителгән мәгълүмат чынбарлыкка туры килми һәм ялган булып тора.

Халыкның һәм киң мәгълүмат чаралары вәкилләренең шикле чыганакларга ышанмавын һәм мондый хәбәрләрне яңадан тикшерүләрен сорыйбыз”.

Ведомствоның рәсми аккаунтлары түбәндәгеләр:

ВК: http://vk.com/mchsrb

ОК: https://ok.ru/group/70000001331778

ТГ: https://t.me/mchsrb01

Rutube: https://rutube.ru/channel/25071935/

Looky: https://share.looky.com/profile/mchsrb

Дзен: https://dzen.ru/mchsrb

Youtube: https://www.youtube.com/channel/UCuUpfNT2m5BSCdENqcwVW5w

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: