-4 °С
Болытлы
Башкортстанда коткаручылар Агыйдел елгасында 7 ноябрьгә каршы төндә югалган ике балыкчының берсен тапканнар.
Гадәттән тыш хәлләр буенча БР Дәүләт комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Кирилл Первов хәбәр иткәнчә, ир-ат батып үлгән. Гәүдәсе 2 метр тирәнлектә су астында яткан.
«Башинформ» хәбәр иткәнчә, балыкчылар 7 ноябрьгә каршы төндә югалган. Һәлакәт вакытында көймәдә өч кеше булган. Аларның берсе ярга кадәр йөзә алган, ә калган икесе хәбәрсез югалган.