Беркөнлек “кафе”ларда санитар кагыйдәләрнең үтәлмәвен күпмедер дәрәҗәдә аңлап була. Ә менә зур ашханәләрдә агулану очраклары күп сораулар тудыра.
Уфада да шундый хәл килеп чыкты. 3нче ноябрдә Уфа моторлар төзү берләшмәсе (УМПО) ашханәсендә тукланганнан соң, 21 хезмәткәр зыян күрде. Башта ун кешене Уфаның йогышлы авырулар дәваханәсенә алып киткәннәр иде, аннары аларның саны 14кә җитүе билгеле булды. “Аларның берсе өенә кайтты, калганнары уртача хәлдә”, дигәннәр иде төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Гигиена һәм эпидемиология үзәге әлеге хәлдән соң азык-төлек продукциясе һәм чималны, шулай ук ашханәдә эшләүчеләрне һәм объектның санитар торышын тикшергән. Нәтиҗәдә ашханәдә тукланучыларга эчәк инфекциясе эләгүе ачыкланды.
“УМПО хезмәткәрләренең агулану сәбәбе – норовирус инфекциясе. Эпидемиологик тикшерүнең беренчел мәгълүматы буенча, инфекция азык блогы хезмәткәрләреннән таралган, – диләр Роспотребнадзорның төбәк идарәсеннән. – Тикшерү дәвам итә. Административ йогынты чаралары күреләчәк. Гаеплеләр җаваплылыкка тарттырылачак”.
Тикшерүчеләр завод хезмәткәрләренең массакүләм агулану очрагы буенча тикшерү оештырган. Русия Федерациясе Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин бу эшне үз контроленә алды.