-4 °С
Болытлы
Юл-транспорт һәлакәте бүген кичке сәгать тугызлар тирәсендә Башкортстанның Чишмә районында М5 «Урал» автомобиль юлында булган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, 44 яшьлек машина йөртүче, «Ситрак» йөк машинасы белән Самара ягыннан Уфа ягына барганда аергыч киртә аша каршы хәрәкәт полосасына чыккан һәм «Пежо Партнер» металл фургоны белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 57 яшьлек "Пежо" йөртүчесе ашыгыч медицина ярдәме килгәнче вафат була.
Чыганак: Башинформ