Кыш килде – юлларда бөкеләр башланды.
Көчле кар явуы, җил һәм бозлавык сәбәпле, Башкортстанның таулы районнарына илтүче өч трассада юллар ябылды. Шуның аркасында 10 шәһәрара һәм 1 өлкәара автобус рейсы туктатылды.
Башкалабыз Уфада бүген иртән ун баллы бөкеләр күзәтелгән. Кайсыбер юлларны җәмәгать транспорты көч-хәл белән үтеп китә алган. Ә 75нче санлы маршрут буенча йөрүче автобусларның берсен хәтта пассажирларның үзләренә этәргә туры килгән. Этмәсләр иде, халык эшкә һәм укуга ашыккан.
Социаль челтәрләрдә таралган видеодан күренүенчә, кар боткасында уйнаклаган автобусны унлаган ир-ат этеп чыгарырга тырыша, башка пассажирлар янәшәдә бара.
Әлеге хәлгә шәһәр халкы юмор белән караган. “Кыш һәрвакыттагыча көтмәгәндә килде”, “Иртәнге гимнастика”, “Шуарга яратасың икән, чананы да тарта бел” дигәнрәк комментарийлар калдырганнар. “Гадәттәгечә, шәһәр карга әзер түгел”, “башкала хакимияте мактанган 400 берәмлек техник кайда булган” дип гаҗәпләнүчеләр дә бар.
Ә сезнең якта машина этеш башландымы әле?