Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
6 ноябрь , 11:02

Энесенең колагына чикләвек тыккан

Балачакта була торган хәл...

Подмосковьеда  бер бала абыйсы белән уйнаганнан соң  колагында чикләвек белән дәваханәгә эләккән. Табиблар ят җисемне баланың колагыннан алган. Бу хакта Мәскәү өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итәләр.

Ата-ана сүзләренчә, баланың абыйсы, уйнаган чакта энесенең колагына чикләвек тыккан, әмма аны үзаллы алалмаган. Берничә сәгать эчендә  баланың колагындагы дымлы мохиттә  чикләвек зурайган, сабыйның колагы шешкән, авырта башлаган.

Бәхеткә, хирургия ярдәме кирәкмәгән. Баланы организмының барлык функцияләрен саклап медикаментоз йокыга керткәннәр дә, чикләвекне алганнар. Малайны икенче көнне дәваханәдән чыгарганнар.

“Чикләвекләр һәм кузаклы культуралар лор-органнар өчен бик хәвефле. Дымлы мохиттә алар тиз арада зурая. Ялкынсыну процессы башланырга мөмкин, тиз арада авырту көчәя, чикләвек кысылган урын шешә, колак начар ишетә башларга, тышкы ишетү юлыннан лайлалы-эренле бүлендекләр барлыкка килергә мөмкин”, – дип белдерделәр министрлыкта. 

Чыганак: lenta.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: