Мәскәүнең Көньяк Орехово-Борисово районындагы сәер бер ир үтә хисчән хатынның котын алган. Хатын парктан йөреп кайтканда Домодедовская урамындагы күп катлы йорт подъездында башы култыксаларга кысылып калган ир-атны күргән.
Ир-ат һушсыз булган, әмма шаһит ханым сүзләренчә, үзен начар хис итмәгән, ул хырлый-хырлый йоклаган. Янәшәсендә киемнәре тутырылган чемоданы торган, анда муен өчен мендәр дә булган. Күрәсең, иркәй төрле гадәти булмаган шартларда черем итәргә ярата. Йортта яшәүчеләр сүзләренчә, йокы чүлмәге аларның подъездында яшәми, аны беркем белми.
Нәтиҗәдә вакыйга урынына килгән коткаручылар “әсир”не азат иткәннәр, моның өчен, әлбәттә, аны уятканнар һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар. Ир-ат үзен тыныч тоткан, әмма кылыгына карата бернинди аңлатмалар да бирмәгән.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.