Якшәмбе көнне Кыйгы районының Ибрай авылында янгын чыккан. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, агач йортны эчке яклап тулысынча ялкын ялмап алган булган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дознавателе янгын чыккан моментта ике игезәк кызның өйдә булуын ачыклаган. Кызларның әти-әнисе һәм тагын ике бала күршеләрендә булганнар. Янгын чыккач, кызларның берсе өйдән чыгып йөгергән һәм әтисен ярдәмгә чакырган. 41 яшьлек гаилә башлыгы кызын коткарырга теләгән, әмма ут эченнән аны таба алмаган, нәтиҗәдә бик нык пешкән. Тәненең 50% II һәм III дәрәҗә пешүләр белән аны ашыгыч рәвештә реанимациягә алып киткәннәр.
Кызганычка каршы, соңрак янгын хәрабәләрен җыештырганда, янып үлгән кыз баланың гәүдәсен тапканнар.
Кыйгы районы прокуратурасы бу уңайдан тикшерү оештырган.
Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында билгеләүләренчә, бу кыз бала – ел башыннан теркәлгән янгыннарның 10ынчы корбаны...
Чыганак: bashinform.ru