-5 °С
Болытлы
Кырмыскалы районында шушы көннәрдә Система-12 шалтыратуларны эшкәртү үзәгенә Матросовка авылының Үзәк урамында янгын чыгуы турында хәбәр килә.
“Шалтыратучы йортның хуҗасы - 1957 елгы ир-ат - гәүдәсен тапкан. Вакыйганың нечкәлекләрен ачыклар өчен янгын урынына Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты инструкторы җибәрелде”, – диләр ведомствода.
Мәрхүм ир-атның хәмер белән мавыгуы һәм өйдә тәмәке тартканлыгы билгеле.
Чыганак: bashinform.ru