Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
2 ноябрь , 11:51

Көмешкә куам дип, дәваханәгә эләккән

Сәмәй куарга яраткан ир гомерсез һәм фатирсыз кала язган...

https://02.mchs.gov.ru
https://02.mchs.gov.ru

Стәрлетамак шәһәрендә көмешкә куарга яратучы ир фатирсыз кала һәм гомере белән хушлаша язган.

Эш болай була: 55 яшьлек ир самогон куган, әмма хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәмәгән. Нәтиҗәдә, көмешкә аппаратының төзек булмавы аркасында янгын чыккан. Ир янгынны сүндерә алмаган. Ут түшәмгә үрләгән һәм кухня гарнитурын ялмап алган. Фатирның хуҗасы нык итеп пешкән.

Ярый, коткаручылар килеп җитеп, янгынны сүндергәннәр һәм ут артаба тарала алмаган. Сәмәй куарга яратучыны дәваханәгә озатканнар.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: