Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
31 октябрь , 22:26

Уфада беспилотниклар һөҗүме теркәлде

Куркыныч заманда яшибез...

Башкортстанның ягулык-энергетика  сәнәгать предприятиеләре дошманның өч пилотсыз очкычы һөҗүменә дучар булды. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

"Башкортстанның ТЭК сәнәгать предприятиеләре дошманның өч пилотсыз очкычы һөҗүменә дучар булды. Террорчылыкка каршы комиссия һәм оператив штаб кысаларында без пассив саклану, күзәтү һәм юк итү инструментларын үз эченә алган мөмкин булган мондый һөҗүмнәрдән оборонаның катнаш системасын формалаштырдык. Беренче БПЛА предприятиеләрнең берсендә төшкән һәм оператор бүлмәсендә ватылган пыялалар рәвешендә минималь зыян китергән. Калган икесе сәнәгать зонасына төшкән. Корбаннар һәм җимерелүләр юк. Предприятиеләр штат режимында эшли. Урында тикшерү төркеме, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләре, оператив хезмәтләр эшли. Вакыйга контрольдә", – диде Радий Хәбиров. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: