Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
31 октябрь 2024, 13:59

“Госуслуги” почтаны “Gmail”дан башка платформага күчерергә тәкъдим итә

Ни өчен?

“Госуслуг” порталы исәп язулары Gmail почта сервисына бәйләнгән кулланучыларга почта адресын башка платформаларга күчереп үзгәртү тәкъдиме белән белдерүләр җибәрә башлады.

Кулланучыларга хәбәрләрдә "Google" компаниясе яңа аккаунтлар булдыру өчен СМС-раслауларны куллануны чикләгәнгә күрә, портал бу функциянең инде булдырылган аккаунтлар өчен эшләвен дәвам итәчәгенә гарантия бирә алмый” диелә. Бу бик мөһим, чөнки “Дәүләт хезмәтләре”нә керү өчен @gmail.com почтасын теркәгән клиентларга мөһим хәбәрләр һәм парольне тергезү хатлары әлеге почтага килә.

Кулланучылар почта адресын шәхси кабинет көйләүләрендә яңа адрес күрсәтеп үзгәртә ала. Тәкъдим ителгән вариант – Русия компаниясеннән @xmail.ru сервисы, ул “Госуслуги” белән интеграцияләнгән.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: