Кичә Күгәрчен районында коточкыч юл авариясе теркәлде. Һәлакәт нәтиҗәсендә өч кеше гомере өзелде. Бу хакта республиканың баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов хәбәр итте.
Һәлакәт Магнитогорск - Ира юлының 326нчы километрында теркәлгән. УАЗ белән Хундай Акцент бәрелешкән. УАЗ белән 66 яшьлек җирле ир-ат идарә иткән, Хундай руле артында 61 яшьлек Зианчура районы кешесе булган. Авария нәтиҗәсендә иномарка водителе һәм аның ике пассажиры ашыгыч ярдәм килгәнче үк һәлак булганнар. УАЗ водителе белән аның пассажирын дәваханәгә алып киткәннәр.
Кызганычка каршы, бүген иртәнгә УАЗның пассажиры да мәңгелеккә күзләрен йомган. Юлларда сак булыгыз, дуслар!
Чыганак: bashinform.ru