Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
28 октябрь 2024, 01:23

МЧС водителенә үз йортында чыккан янгынны сүндерергә дигән хәбәр килгән

Дежурда булган чакта Ранис Ришат улының өенә ут капкан.

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә Дүртөйле янгын сүндерү-коткару отрядының 18нче янгын сүндерү машинасын йөртүче Ранис Фазлыйәхмәтовның тарихы турында сөйләделәр. Аңа үзенең йортын сүндерер өчен  чакыруга  барырга туры килгән.

Янгын вакытында өйдә хатыны һәм биш баласы булган.

2021 елда,  Миңеште авылының Пионер урамындагы бер йортка яшен тию сәбәпле янгын чыгуы турында хәбәр килгәндә ул  дежурда булган. Янгын чыккан йорт адресын ишеткән Ранис Фазлыйәхмәтовның коты оча – бу бит аның өе яна!

Янгын урынына килеп җиткәндә бүрәнә йорт һәм каралты-кураны ялкын ялмап алган булган. Бәхеткә, көчле күк күкрәве тавышлары аркасында йорттагылар йоклап китә алмый җәфаланган. Шуңа яшен сугу белән агач каралтыларга ут капкач, Ранис  Ришат улының хатыны һәм балалары тышка чыгып йөгергән. Беркем дә каза күрмәгән. Тик, кызганычка каршы, йорт та, барлык әйберләр дә янып беткән.

Бу вакыйгаларга инде берничә ел үткән. Хәзер бар да артта. Коллегалар, якташлар һәм якыннары ярдәмендә Фазлыйәхмәтовлар яңа йорт күтәргән, диләр ведомствода.

Янгынга каршы хезмәттә Ранис Фазлыйәхмәтов 24 ел хезмәт итә. Хатыны Гөлнара белән иңгә-иң терәшеп менә инде 30 ел гомер кичерәләр. Өч кыз һәм ике улга гомер биргән алар. Гаилә “Ана даны” медале һәм “Ата даны” иҗтимагый бүләге дипломы белән бүләкләнгән. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: