Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
25 октябрь 2024, 17:38

Республика халкы 9 миллион сумга алданган

Башкортстанның дежур частенә мошенниклар турында 26 гариза кабул ителгән.

Республика халкы 9 миллион сумга алданган
Республика халкы 9 миллион сумга алданган

Мошенниклар республика халкын 9 миллион сумга алдаган

Башкортстанның дежур частенә мошенниклар турында 26 гариза кабул ителгән.

Кичә 49 яшьлек уфалы билгесез номерга җавап биргән. Мәҗбүри медиөина страховкасы фонды хезмәткәре буларак үзен таныштырган кеше страховка полисының вакыты чыгуын хәбәр иткән. Мәгълүматларны яңарту һәм электрон вариантка күчү өчен аңа СМС белән килгән кодны әйтергә кирәк булган. Ир кушылганча кодны хәбәр иткән. Аннан киткән чылбыр буенча. Чираттагысы “Госуслуги” порталының хәвефсезлек хезмәткәре булып, аннан соңгысы Тикшерү комитеты хезмәткәре булып сөйләшкән. Нәтиҗәдә, игътибарсыз ир берничә банкта кредит алып, мошенникларга 5 миллион сум акча күчергән.

26 яшьлек кыз популяр төркемдә инвестицион биржада тиз генә акча эшләргә тәкъдим итүче белән танышкан. Акцияләр сатып алу өчен  махсус счетка акча күчерергә тәкъдим иткәннәр. Беренче тапкырында ул 30 мең сум күчергән. Кредит алырга үгетләүләренә дә ризалашкан. Нәтиҗәдә моешнникларга 1 млнга якын акча  “бүләк иткән”.

Исегездә тотыгыз: бернинди дә хәвефсез счетлар юк!  Бу - мошенниклар хәйләсе. Чит кешеләр белән бәйләнешкә кермәгез, чит номердан шалтыратучылар белән сөйләшмәгез!

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: