Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
24 октябрь 2024, 15:25

Урманнарга хәвеф яный

Дүрт төр кара усачька 360 феромон тозак ярдәмендә тикшерү үткәргәннәр.

Урманнарга хәвеф яный
Урманнарга хәвеф яный

Башкортстан урманнарына куркыныч корткычлар янавы ачыкланган: федераль ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе хезмәткәрләре 11 урманчылыкта 1 443 395 гектар мәйданда карантин корткычлары-усачларга мониторинг үткәргән.

Дүрт төр кара усачька 360 феромон тозак ярдәмендә тикшерү үткәргәннәр. Тикшеренүләр барышында аларның күпләп җыелу урыннарын ачыклаганнар. Зур кара чыршы усаче, кече кара чыршы усаче һәм кара нарат усаче урманны бетерүче икенче сорт корткычларына керә һәм алар көчсезләнгән, үлеп барган һәм инде үлгән ылыслы агачларга һөҗүм итәләр.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: