Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
22 октябрь , 16:03

Чакмагыш районы фермасындагы фаҗига...

Ни сәбәпле өч ир-ат бер-бер артлы су коесына егылып төшкән?

БРның Хезмәт инспекциясеннән.
Фото:БРның Хезмәт инспекциясеннән.

Хезмәт инспекциясе  Чакмагыш районының “Герой” авыл хуҗалыгы предприятиесендә  теркәлгән  бәхетсезлек очрагын тикшерүне тәмамлады. Ведомствода хәбәр итүләренчә, фаҗига  быел 8 июльдә Тайняш авылындагы авыл хуҗалыгы предприятиесенең  реконструкция барган сыер абзарында теркәлгән. Ул көнне дүрт кешедән торган бригадага бинаны җыештыруны дәвам итәргә һәм төягеч ярдәмендә  төзелеш чүп-чарын чыгарырга кушылган.

Территорияне җыештырганнан соң яңа су торбасы салу  һәм бозаулар өчен яңа поилкалар урнаштыру планлаштырылган булган. Төштән соң, бозаулар абзарының яртысын җыештыргач, ике хезмәткәр иске су торбасын кайдан япсаң яхшырак булыр икән дип коеларны тикшерергә киткән. Коеларның берсендә  су булган. Насос һәм чиләкләр алып, ир-атлар суны суырта башлаган. Су дәрәҗәсен аныграк белер өчен баскыч алып килгәннәр.

Бер эшче, су дәрәҗәсен борыс ярдәмендә тикшереп, баскычтан менгән чакта кинәт коега егыла башлаган. Напарнигы ярдәм артыннан йөгергән һәм  коега төшеп, иптәшен жилеткасыннан эләктергән, әмма үзе дә шулчак егылган. Икенче ир-ат һушын югалтканны күргән өстәге эшче дә коега төшкән, әмма чыга алмаган. Көч-хәл белән ир-атларны коедан алып чыкканнар, әмма  тиз арада килеп җиткән ашыгыч ярдәм медиклары коега беренче булып егылган 47 яшьлек эшченең үлемен раслаган.

Суд-медицина экспертизасы бюросы бәяләмәсе нигезендә, хезмәткәр күкерт водородының токсик тәэсиреннән үлгән. 29 яшьлек эшче һәм 21 яшьлек эретеп ябыштыручы агуланып хастаханәгә озатылган. Медицина ярдәме шулай ук зыян күрүчеләрне күтәрүдә катнашкан 34 яшьлек ир-атка да кирәк булган, — дип хәбәр иттеләр төбәк дәүләт хезмәт инспекциясендә. – Зыян күргән өч хезмәткәрнең дә сыер абзарында эш башкарырга тиеш булмавы ачыкланган. Хезмәт килешүләре шартлары нигезендә, ир-атлар терлек сую цехына кабул ителгән, башка эш урынына күчерү рәсмиләштерелмәгән. Өчесе дә хезмәт килешүләренә бәйле булмаган эшләрне башкарган. Эш бирүче хезмәткәрләрнең гамәлләрен контрольдә тотуны оештырмаган, максатчан инструктаж үткәрелмәгән. Шулай итеп, бәхетсезлек очрагының сәбәпләре   1.хезмәткәрләрне белгечлек буенча файдаланмау; 2.эшләрне башкаруны канәгатьләнерлек оештырмау; 3.хезмәтне саклау буенча хезмәткәрләрне әзерләүдә җитешсезлекләр  дип табылган”.

Материаллар тикшерү органнарына тапшырылган.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: