Хәвеф-хәтәр
21 октябрь 2024, 05:41

Янгыннан чыгып котыла алмаган...

Бик аяныч...

Төнлә Белорет районының Железнодорожный авылында шәхси йортка ут капкан. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 62 кв. м мәйданда дөрләгән янгынны сүндергәннәр.

Янгын вакытында йорт эчендә 3 кеше булган, икесе тышка йөгереп чыга алган. Кызганычка каршы,  янгын сүндерү вакытында 47 яшьлек ир-ат гәүдәсе ачыкланган.

Вакыйга урыныда тикшерү-оператив төркем һәм дознаватель эшли.  Тәмәке тарткандагы саксызлык янгынның сәбәбе дип фаразлана.

Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына ярашлы, ел башыннан алып тәмәке тарткандагы саксызлык аркасында  чыккан 1184 янгын теркәлгән, ул янгыннарда 63 кеше һәлак булган. 

Чыганак: bashinform.ru

БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча Баш идарәсеннән.
Фото:БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча Баш идарәсеннән.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас