Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
16 октябрь 2024, 11:14

Юбилеен бәйрәм иткәндә сукырайган

Мондый хәл теләсә кем  белән булырга мөмкин...

Санкт-Петербургта алкоголь кибетендә эшләүче сатучы хатын ниндидер эчемлек эчкәннән соң сукырайган. Бу хакта “Mash на Мойке” Телеграм-каналы хәбәр итә.

Канал хәбәр итүенә, күптән түгел генә хатын үзенең 35 яшьлек юбилеен бәйрәм иткән, анда ул алкоголь эчемлекләр кулланган. Бәйрәм кичәсендә ул үзен начар хис иткән һәм күрми башлаган. Аны дәваханәгә алып киткәннәр.

Медиклар аңа метанол белән кискен перораль агулану диагнозы куйган. Табибларга юбиляр хатын “эчемлекнең тәме сәер иде” дип сөйләгән.

Полиция тикшерү оештырган.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: