Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
16 октябрь 2024, 12:00

Никах вакытында коралдан атканнар...

Бу нәрсә? Әллә яңа модамы?

https://ufa.aif.ru
https://ufa.aif.ru

Башкортстанда яшь пар үзләренең никахында коралдан ату оештырган.

23 яшьлек Илназар белән 21 яшьлек Миңлегөлнең никахы Әбҗәлил районы Хәмит авылында уздырылган, дип хәбәр итә UTV телеканалы.

Истәлекле фотосессия вакытында ату оештырганнар. Яшь пар милли костюмнарда күпердә фотога төшкән арада кияүнең дусты корал тоткан кулын туй автомобиле люгыннан өскә чыгара һәм берничә тапкыр һавага ата.

Миңлегөл әйтүенчә, залплар “лицензия таләп ителми торган” коралдан эшләнгән.

Авыл халкы һәм никах кунаклары коралдан атуга төрле караш белдергән: күбесе курыкмаган, әмма өлкән буын яшьләрне мондый кыланышлары өчен әрләгән.

Кәләш исә, “без моны шатлыклы вакыйгага игътибар җәлеп итү өчен эшләдек” дип аңлаткан.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: