Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
15 октябрь 2024, 12:35

Отбойникка барып менгәч, водитель дә, пассажир да һәлак булган

Бик кызганыч...

Башкортстанның дәүләт автоинспекторлары  Кушнаренко районында ике кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләрен ачыклыйлар. Ведомствода хәбәр итүләренчә, Р-240 “Восток” юлының 29нчы километрында Уфа районында яшәүче 37 яшьлек ир-ат үзенең “Киа Рио” машинасында уң яктагы бетон отбойникка барып бәрелгән.

Авария нәтиҗәсендә водитель ашыгыч ярдәм килгәнче үк һәлак булган, аның ике пассажирын – 33 һәм 37 яшьлек ир-атларны – дәваханәгә алып киткәннәр. Ирләрнең берсе реанимация бүлегендә үлгән.

Авария уңаеннан төрле экспертизалар  үткәрү  билгеләнгән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: