Хәвеф-хәтәр
14 октябрь 2024, 05:05

Янгыннан соң күп балалы гаилә урамда торып калган

Гомер иткән өең яну - зур кайгы...

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ирекле янгын сүндерү командасы белән берлектә бүген төнлә Тәтешле районы Иске Кәлмияр авылында Бакча урамында чыккан янгынны  сүндергән. Ахырда янгыннан соң хәрабәләрне җыештырганда 39 яшьлек ир-ат гәүдәсенә тап булганнар.

Икенче янгын Иглин районының Ауструм авылында теркәлгән. Анда күп балалы гаилә урам уртасында торып калган. МЧС хезмәткәрләре БРның Гадәттән тш хәлләр буенча дәүләт комитеты янгын сүндерүчеләре белән берлектә дөрләп янган 9*10 мәйдандагы торак йортны, йортка терәп салынган бүрәнә  өстәмә бина һәм мунчаны сүндергән.

Бу очракта, бәхеткә, каза күрүчеләр булмаган. Дүрт балалы гаилә туганнарында яшәп торачак.

Югарыда язылган янгыннарның сәбәпләре ачыклана. Вакыйга урынында МЧС дознавательләре  эшли. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас