-2 °С
Болытлы
Кичә, 13 октябрь, кич Магнитогорск–Белорет–Стәрлетамак трассасында автомобильгә ут капкан.
Бу хәл Белорет һәм Абзак авыллары арасында булган. Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетыннан хәбәр итүләренчә, печән рулоннарын ташучы “Мерседес” йөк автомобиле яна башлаган.
Вакыйга урынына коткаручылар килгән һәм күмәк көч белән янгынны сүндергәннәр.
Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.
Хәзер белгечләр янгынның сәбәбен ачыклый.