Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
11 октябрь , 12:30

Башкортстанда ике хатын-кызга төлке ташланган

Төлкенең котырган булуы ихтимал.

ufa.mk.ru
ufa.mk.ru

Башкортстанның Әбҗәлил районы Күсем руднигы авылында яшәүче ике хатын-кызга төлке һөҗүм иткән.

Бу хәл 8 октябрьдә булган. Башта төлке эскәмиядә утырган 87 яшьлек әбигә һөҗүм иткән. Моны якыннан узып баручы 65 яшьлек авылдашы күреп кала. Ханым әбигә ярдәм итәргә тырыша, ләкин төлке аны да тешләргә тотына.

Тавышка күрше ир килеп җитә. Ул ерткыч төлкене көчле тавыш һәм себерке ярдәмендә куркыта башлый. Шаһитлар коткаручыларны чакыртка. Алар төлкене тота.

Аскар район дәваханәсенең табиб-эпидемиологы Гөлгенә Рамазанова әйтүенчә, төлкене тикшерәчәкләр. Хайванның үз-үзен тотышы инфекциягә шик тудыра.

Төлке белән очрашканнарның барысын да ашыгыч рәвештә профилактик прививкалар өчен медикларга мөрәҗәгать итәргә чакыралар.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: