Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
4 октябрь 2024, 14:24

Уеннан уймак чыкмасын!

Самокатлар балалар  башынв җитә...    

Уеннан уймак чыкмасын!
Уеннан уймак чыкмасын!

Самокатлар балалар  башына җитә...

 

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ идарәсе  яшь шәхси мобильлек чаралары (СИМ) йөртүчеләрнең ата-аналары өчен санкцияләрне катгыйландырырга тәкъдим итте. Башкортстан территориясендә агымдагы ел башыннан мототранспорт йөртүче балалар катнашлыгында 48 юл-транспорт һәлакәте булган (-40%), аларда бер бала һәлак булган һәм 48 (-40%) җәрәхәтләр алган.

 Машина йөртүче балалар катнашлыгында ДАИ хезмәткәрләре 13 юл-транспорт һәлакәте (+62,5%) теркәгән, аларда 14 бала (+133,3%) җәрәхәтләнгән.

 4 балигъ булмаган квадроцикл йөртүчесе 4 авариягә эләккән (+100%), барысы да имгәнүләр белән котылган.

Статистика мәгълүматларын БР Дәүләт Җыелышында 3 октябрьдә квадроцикллар, питбайклар һәм СИМ кулланганда куркынычсызлыкны тәэмин итү темасына багышланган түгәрәк өстәлдә БР буенча Эчке эшләр министрлыгының ДАИ идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Олег Дмитриев җиткерде.

АТА-АНАЛАР ҖАВАПЛЫ

 "Яшь машина йөртүчеләр катнашындагы аварияләр белән бәйле вәзгыять җитди борчылу тудыра. Белорет  районының Сәрәмән авылында 28 августта булган фаҗигале вакыйганы искә төшерәм, анда 12 яшьлек малай мопед белән идарә итз алмый, транспорт чарасы машина юлына ауган. Күпсанлы җәрәхәтләр алган баланы Белорет хастаханәсенең реанимация бүлегенә госпитализацияләгәннәр. Соңыннан, 18нче тәүлектә ул вафат була.

Билгеле булганча, әтисе аңа аңлы рәвештә мопед сатып алган, ул аны кырда йөриячәк дип аңлаткан", - дип хәбәр итте Олег Дмитриев. Ул ассызыклаганча, Дәүләт автоинспекциясе даими нигездә профилактик рейдлар, әңгәмәләр үткәрә, ләкин, кызганычка каршы, мәгълүмат барлык өлкәннәргә дә барып җитми, һәм алар үз балаларына шәхси мобильлек чараларын сатып алуларын дәвам итәләр. Әлегә ата-аналар һәм башка законлы вәкилләр, юл һәлакәте очрагында, үз балалары өчен РФ КоАП 5.35 маддәсе буенча җавап бирәләр, анда кисәтү рәвешендә санкция каралган.

"Әлеге маддәне югары куркыныч чыганагы булган балигъ булмаган транспорт чарасы белән идарә итү фактына юл куйган ата-аналар өчен катгыйрак җәза каралган санкцияләрне катгыйландырып, 4 өлеш өстәргә кирәк дип саныйм.

Ата-аналарның җаваплылыгын катгыйландырудан тыш, балаларга транспорт чаралары алуда чикләүләр кертергә кирәк.

Моның өчен РФ Гражданлык кодексының 26 маддәсендә законлы вәкилләрнең балигъ булмаганнарга , аның шәхси кеременә карамастан, транспорт чарасын сатып алуга мәҗбүри ризалыгын карау тәкъдим ителә», – дип тәкъдимнәр кертте ДАИ вәкиле.

ЗАКОНЛЫ ЧИКЛӘҮЛӘР

Яшүсмерләр өчен СИМ һәм мототранспорт белән тәэмин ителеш шулай ук зур проблема булып тора. Техника ирекле сатыла һәм арендага бирелә — егетләр моннан файдалана. Тик алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белмиләр һәм нәтиҗәдә фаҗига була. "Питбайк кебек спорт инвентарен сатуны законнар белән җайга салу ихтыяҗы бар. Мәсәлән, сатучыга, юлларда транспорт куллану фактын булдырмас өчен, тренировкалар өчен махсус мәйданчыкларда спортның тиешле төре белән шөгыльләнүне раслый торган документларны мәҗбүри рәвештә бирүне күздә тотарга.

 Мондый очракта сатучы ошбу белешмәдән башка саткан өчен  җәза алырга яки лицензиядән мәхрүм ителергә мөмкин икәнен аңлаячак. Әлеге чара гражданнарда питбайкны тоту һәм куллану — зур җаваплылык икәнлеген аңлауга ярдәм итәчәк, - дип белдерде Олег Дмитриев.

- Узган ел транспорт чарасы статусын алган СИМ мисалында питбайкларга һәм моңа охшаш спорт инвентарена карата шундый ук хокукый нормаларны кулланырга тәкъдим итәм, шул ук вакытта бу транспортны теркәүне дә күздә тотам. Бу чара балаларны тәртипкә китерергә һәм теркәлмәгән транспорттан файдалануны бала транспорт чаралары агымы арасында гомуми файдаланудагы юлга чыкканчы туктатырга мөмкинлек бирәчәк».

ИНИЦИАТИВАЛАР-ЭШКӘ!

БР Дәүләт Җыелышының иҗтимагый куркынычсызлык, хокук тәртибе һәм суд мәсьәләләре комитеты рәисе Фәрит Гомәров билгеләп үткәнчә, БР Дәүләт автоинспекциясенең барлык тәкъдимнәре закон чыгару инициативаларына керәчәк, аерым алганда, балаларына СИМ, квадроцикллар һәм питбайклар белән идарә итү фактларына юл куйган ата-аналарга карата санкцияләрне көчәйтү буенча.

Башкортстаннан Дәүләт Думасы депутаты, куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты әгъзасы Динар Гыйльметдинов төрле илләрдә СИМ куллану проблемаларын ничек хәл итүләрен мисал итеп китерде.

"Мәсәлән, Сингапурда самокатлар асылда тыелган, искәрмә булып велосипед юлларында йөрү тора, алар бик аз. Ә хокук бозучылар өчен санкцияләр шактый җитди - 2 мең Сингапур доллары, яки 1,4 мең доллар, яки өч айга кадәр ирегеннән мәхрүм итү.

 Нидерландта гомуми файдаланудагы юлларда йөргән өчен 360 евро штраф кертелгән һәм электр самокатларына катгый таләпләр куелган. Япониядә машина йөртү таныклыгы таләп ителә, ә самокатларны полициядә теркәргә һәм даими рәвештә транспорт салымын түләргә кирәк.

Таләпләрне бозган өчен штраф 450 долларга җитәргә мөмкин, аерым очракларда өч айга кадәр төрмәдә утыру каралган. Парижда, референдум нәтиҗәләре буенча, электр самокатларын тулысынча тыйдылар", - диде Динар Гыйльметдинов.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: