“Уфа” халыкара аэропортында чик узганда пассажирларны Марбург вирусы билгеләре булуга тикшерергә мөмкиннәр.
Бу вирус Руандада теркәлгән. Ул кискен вируслы авыру, аның табигый резервуары булып ярканатлар санала. Вируска каршы чара яки бу авырудан вакцина юк.
Билгеле булганча, Марбург вирусы бу Африка дәүләтенең утыз төбәгенең җидесендә расланган. Вирустан үлүчеләр дә бар. Авыручыларның 70 проценттан артыгы – сәламәтлек саклау хезмәткәрләре, дип хәбәр итәләр.
Роспотребнадзор вирусның Русиягә үтеп керү куркынычын булдырмау өчен даими мониторинг алып бара. Күзәтчелек ведомствосында хәбәр итүләренчә, дәүләт чиге аша үтү пунктларында “Периметр” системасы ярдәмендә йогышлы авыру билгеләре булган гражданнарны билгелиләр. Бу системаның берсе Уфа аэропортында да бар.