Бүген кич Җирдә магнит давылы башланачак һәм иртәгә дә дәвам итәчәк. Безнең вакыт белән ул төнге 23.00 сәгатьтә башлана дип фаразлана.
Бу хакта үзенең телеграм-каналында “Фобос” һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Михаил Леус хәбәр иткән.
“Бүген кич, Мәскәү вакыты белән 21.00 сәгатьтән соң, Җирдә бик көчле булмаган – G1 класслы – магнит давылы башлана дип көтелә. Аннары Җирнең магнитосферасының ярсу көче артачак. Ә җомга иртәсендә, Мәскәү вакыты белән 06.00 сәгатьтән соң, магнит давылы көчле – G3 класслы – булачак. Шуннан соң ул бер көчле, бер көчсез тирбәнешләр белән шимбә киченә кадәр дәвам итәчәк”, – диелә хәбәрдә.
Белгеч әйтүенчә, планетаның магнитосферасы киләсе атна башында гына тыныч хәлгә кайтачак.
Шуңа күрә бу көннәрдә сәламәтлеккә игътибарлы булырга кирәк. Һава торышына бәйле кешеләр магнит давылының йогынтысын ныграк сизә, диләр. Кан басымы югары булучылар, йөрәк чирлеләр моны аеруча яхшы тоя. Көчле баш авыртуы булырга, кәеф үзгәрергә мөмкин. Табиблар бу көннәрдә тозлы, ысланган, авыр ризыклар ашамаска, ерак юлга чыкмаска киңәш итә.