+20 °С
Облачно
Башкортстанның Дуван районы Ярославка авылында иген складына ут капкан.
18 яшьлек егет, янгынны сүндерергә тырышып, җитди каза алган. Ул ут белән берүзе көрәшеп караган. Ләкин бөтен гәүдәсен пешергән, III дәрәҗәдә пешүләр алган. Аны ашыгыч ярдәм бригадасы дәваханәгә озаткан.
Янгынны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм авыл советы ирекмәннәре көче белән сүндергәннәр.
Әле бу вакыйга буенча тикшерү эше бара.