-4 °С
Болытлы
Нефтекамада бер ир даруханә ишеге төбендә вафат булган.
Кинәт кенә йөрәге туктаган ирне күрүчеләр шунда ук ашыгыч ярдәм чакырткан. Ләкин, кызганычка каршы, табиблар аңа ярдәм итә алмаган инде.
Бу ир шәһәрдә яшәүчеләрнең шактыена яхшы таныш. Социаль челтәрләрдә аны игелекле һәм киң күңелле, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер кеше буларак искә алалар.
Шулай, адәм баласы язмышына язылганны күрми гүргә керми...