Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
27 сентябрь , 17:35

Русия самолетларына янаганнар

Очыш вакытында билгесез кешеләрдән янаулы хәбәр килгән.

culture.ru
Фото:culture.ru

Берьюлы өч Русия пассажир самолеты очыш вакытында билгесез кешеләрдән янаулар алган. Хәбәрләр радио аша лайнерлар илнең көньяк төбәкләре өстеннән очып барганда килгән.

Беренче булып хәбәрне Санкт-Петербургтан Владикавказга очучы «Победа» авиакомпаниясенең Boeing 737-800 пилотлары алган. 12:30 тирәсендә утыруга кергәндә экипаж авария ешлыгы буенча инглиз телендә билгесез кешеләрдән хәбәр алган.

Аннары шундый ук янауларны тагын ике самолет — Уфадан Минераль Суларга очучы «Азимут» авиакомпаниясенең Superjet очучылары һәм Мәскәүдән Антальяга юнәлгән «Аэрофлот» борты ишеткән. Самолет командирларын шулай ук аларның ниндидер тыелган территориягә якынлашулары турында кисәткәннәр.

Барлык самолетлар да тиешле урыннарына исән-имин килеп җиткәннәр.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: