Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
19 сентябрь , 01:09

Янгын чыкканда апалы-сеңелле өч кыз йортта ялгызы булган

Бу дөньяда янгыннан да куркынычрак нәрсә бармы икән...

Мишкә районының Олы Сухояз авылында күп балалы гаиләнең йортында төнлә  янгын чыккан. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында сөйләүләренчә, йорт верандасының януын тәүдә күршедә яшәүче Евгений күреп калган. Ул, чиләкләр алып, йортка табан йөгергән, әмма ишектән керү мөмкин булмаган инде.

Ул, йорттагылар уянсын өчен: “Янгын!” – дип кычкырып, тәрәзәләргә шакый башлаган. Евгений пыяла аша балалар шәүләләрен күргән. Көч-хәл белән тәрәзәне ачып, апа кеше ике сеңлесен тәрәзә аша Евгенийга тапшырган. Берничә минуттан барысы да чыгып котылган.

Евгений Янышевның кыюлыгы һәм тәвәккәллеге 15, 9 һәм 5 яшьлек  апалы-сеңелле кыз балаларның гомерләрен коткарырга ярдәм иткән.

Янгынны Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре сүндергән. Ведомствоның дознавателе тикшерү оештырган.

Йортта автономияле төтен янгын извещателе урнаштырылган булган. Ул янгын чыгу белән эшли башлаган, әмма Евгений янгынны иртәрәк күргән. Янгын чыкканда балалар йортта ялгызы булган.   

Чыганак: bashinform.ru

Читайте нас: