Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
16 сентябрь , 11:26

Бүген көчле магнит давылы көтелә

Бүген-иртәгә сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз.

Автор фотосы.
Автор фотосы.

Метеорологлар бүген көчле магнит давылы булачак, дип кисәтәләр.

“Фобос” һава торышы үзәге белгече Евгений Тишковец үзенең телеграм-каналында хәбәр итүенчә, 16 сентябрьдә Җирдә G3 дәрәҗәсендәге көчле магнит давылы башлана.

“Дүшәмбе иртәнге 9.00 сәгатьтән безнең планетада бик үк көчле булмаган магнит давылы башланды.  Ә төштән соң 18.00 сәгатькә кадәр G3 дәрәҗәсендәге көчле магнит давылы көтелә. Шуннан соң аның көче уртача дәрәҗәгә кадәр кимиячәк һәм сишәмбе 12.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Аннары Җирнең геомагнит кыры тыныч булачак”, – дип аңлата метеоролог.

Һава торышына бәйле кешеләр магнит давылының йогынтысын ныграк сизә, диләр. Кан басымы югары булучылар, йөрәк чирлеләр моны аеруча яхшы тоя. Көчле баш авыртуы булырга, кәеф үзгәрергә мөмкин. Табиблар бу көннәрдә сәламәтлеккә игътибарлы булырга, тозлы, ысланган, авыр ризыклар ашамаска, ерак юлга чыкмаска киңәш итә. 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: