Башкортстанда самосвал водителе йөкне юлга бушатып киткән.
Бу хәл Баймак районында Магнитогорск-Ира трассасының 105нче километрында булган. Эш шунда: каршыда йөк үлчәү контроле пункты булган, ә водительнең аны үтәсе килмәгән. Күрәсең, ул йөкнең кирәгеннән артык төялгәнен белгән һәм моның өчен штраф түләргә теләмәгән. Шуңа водитель озак уйлап тормаган – цемент тузанын юл читенә бушаткан да киткән.
Әлбәттә, юл буена чәчелгән тузан юлдагы машиналарга комачау тудырган.
Башкортстанның Юл хәрәкәтен оештыру үзәгеннән хәбәр итүләренчә, машина йөртүчегә юл өслеген пычраткан өчен протокол төзелгән. Йөкне урындагы юл транспорт-төзелеш идарәсе техникасы чыгарган.
“Зур йөк машинасы “РВ-тариф” оешмасында исәптә тора. Бу оешма республика буенча йөк ташу кагыйдәләрен бозган өчен иң күп штрафлары булган компанияләр исемлегенә керә. Ә артык йөк төягән зур машиналар – җимерелгән юлларның төп сәбәбе”, – ди Юл хәрәкәтен оештыру үзәге матбугат сәркатибе Алина Каматова.