Дүртөйле район үзәк дәваханәсе табиблары кулы тимер коймага кереп киткән малайга операция ясаганнар. Операция уңышлы үткән. Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин үзенең социаль челтәрләрендә язуынча, кичә кич район дәваханәсенә дүрт яшьлек малайны алып килгәннәр. Сабыйның әнисе сүзләренчә, бала урамда уйнаган чакта дустына койма аша керергә уйлаган, әмма кулы койма штыренә кадалган.
“Ашыгыч рәвештә хирурглар нәни пациентны операция өстәленә алган. Бүлек мөдире Георгий Хан ят җисемне алып ташлаган һәм сабыйның ярасын эшкәрткән. Бүген малай үзен канәгатьләнерлек хис итә. Травматология бүлеге шартларында консерватив терапия үткәрелә”, – дип язган министр.
Чыганак: bashinform.ru