Октябрьский шәһәрендә 20 яшьлек егет батып үлгән.
БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, ике дус "Спартак" спорт-сәламәтләндерү комплексында булган. Күпмедер вакыттан соң аларның берсе су коенырга киткән һәм батып үлгән. Вакыйга урынына ашыгыч ярдәм бригадасы егетнең үлемен раслаган. Һәлак булган егетнең гәүдәсен полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.
Вакыйга урынында оператив-тикшерү чаралары үткәрелгән.
Ведомствода шуны да искәртәләр - "Спартак" комплексы янындагы күлнең пляжы су коену өчен җиһазландырылган, әмма су керү сезоны тәмамлану бн анда хәвефсезлек тәэмин ителми.
Чыганак: bashinform.ru