Баймак үзәк дәваханәсе табиблары Хәйбулла районында яшәүче яшь ярымлык баланы коткарган. Сабый тимер акча йоткан да, чак үлемнән калган.
Әти-әнисе аны ашыгыч рәвештә Баймак үзәк хастаханәсенә алып килгән. Табиблар рентген сүрәте ярдәмендә акчаның кайсы җирендә эләгеп калуын ачыклаганнар, һәм махсус инструмент ярдәмендә аны ашказанына этеп төшергәннәр.
Бала исән-сау, үзен яхшы хис итә, сәламәтлегенә бернинди дә куркыныч янамый.
Табиблар ата-аналарга балаларына карата игътибарлы булырга өнди. Аеруча кечкенә балаларга. Алар кызыксынучан була, вак әйберләрне беркем күрмәгәндә авызына кабарга гына тора.