Сез дә ышанырсызмы, акча күчерерсезме?
Республика халкы бер тәүлектә мошенникларга 18 миллион сумнан артык акча күчергән!
Республика Эчке эшләр органнарының дежур частьләренә мошенниклык белән бәйле 37 хәбәр килгән. Шәһәрнең бер медицина учреждениесенең 64 яшьлек табиб-рентгенологы Уфа шәһәренең 6 нчы полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Ир-егеткә баш табиб, имештер, хокук саклау органнарына ярдәм күрсәтү үтенече белән шалтыраткан. Шалтыратучы үзен «көч структуралары хезмәткәре» дип таныштырган һәм шәхси мәгълүматларның таралуы турында хәбәр иткән. Ялган хезмәткәр уфалыны кредит рәсмиләштерү һәм акчаларны куркынычсыз счетка күчерү юлы белән уйлап чыгарылган урлауны булдырмый калырга күндерә. Доктор аферистлар күрсәтмәләренә ияреп, аларның хисабына 4,5 миллион сумнан артык шәхси акчаларын күчергән, кредитка алынган 500 мең сумын да өстәгән.
Русия Эчке эшләр министрлыгының Бөре районы буенча бүлегенә биредә яшәүче 77 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән. Пенсионерга «банк хезмәткәре» шалтыраткан һәм банк хисабында шикле активлык турында хәбәр иткән.
Шалтыратучы хәзерге вакытта хокук саклау органнары җинаятьчене эзли дип аңлаткан һәм мөрәҗәгать итүчене аны «фаш итүдә»ярдәм итәргә күндергән. Шартлар белән килешеп, хатын-кыз 3 миллион сум күләмендә шәхси тупланмаларны җыйган һәм килгән курьерга биреп җибәргән.
Туймазы районында яшәүче 51 яшьлек кеше җирле полиция бүлегенә мошенниклык турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Мессенджерларның берсендә гариза бирүчегә билгесез кешедән шалтырату кергән. Әңгәмәдәш үзен «кәрәзле компания хезмәткәре» дип таныштырган һәм сим-картаның гамәлдә булу вакыты тәмамлануы турында хәбәр иткән.
Ялган белгеч моны читтән торып эшләргә тәкъдим иткән – аңа телефонга кергән смс-кодларны хәбәр итүен сраган. Берникадәр вакыттан соң банктан шәхси мәгълүматлар чыгуы турында шалтыратулар килә. Билгесезләр тарафыннан кредит рәсмиләштерелмәсен өчен, бу кеше, мошенниклар киңәше буенча, 1,5 миллион сумнан артык кредит рәсмиләштергән һәм аларны «куркынычсыз хисапка»күчергән.
Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы искәртә: таныш булмаган кешеләргә акча күчермәгез. Имештер банк яки хокук саклау органнары хезмәткәреннән шалтырату булган очракта – трубканы куегыз.
Исегездә тотыгыз, мошенниклар ялган номерлар куллана. Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда аралашканда уяу булыгыз. Танышларыгыздан, хезмәттәшләрегездән һәм туганнарыгыздан шикле хәбәрләр алганда, алар белән аларның шәхси номеры буенча элемтәгә керегез. Заявкаларны тутырмагыз һәм үз мәгълүматларыгызны тикшерелмәгән сайтларда калдырмагыз.
Башкортстан Республикасы буенча ЭЭМ матбугат хезмәте
Фото: