Сиксән елдан соң тарих кабатланамы?..
Наталья Резникова ире, баласы һәм иренең әти-әнисе белән Русия-Украина чигеннән җиде чакрым ераклыкта урнашкан Заолешенка авылыннан. Алар Башкортстанга күченергә мәҗбүр блганнар. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендә үз битендә Белорет районы хакимите Башлыгы Андрей Иванюта язып чыкты.
6 август – Украина Кораллы Көчләре Суджан районы территориясенә бәреп керәләр һәм торак пунктларга ата башлыйлар. Башка күп кенә кешеләр кебек үк, Резниковлар да иң кирәклесен генә алып, Курск ягына таба китәләр. Ләкин сугыш хәрәкәтләре дәвам итә, һәм гаилә Башкортстанга күчәргә карар кыла. Тирләндә аларның туганнары яши. Наталья читтән торып диспетчер булып эшли, бер ай түләнми торган ялда булган, хәзер эшкә кайткан; ире - машина йөртү буенча инструктор, эш эзли. Гаилә Белоретта, Октябрь бистәсендә йорт арендалый.
Уллары 18 нче мәктәпнең дүртенче сыйныфында укый башлаган. Яңа урында бик җиңел түгел, гаилә күп нәрсәгә мохтаҗ. Аларга аяк киеме һәм кием-салым бүлеп биргәннәр. Әгәр белоретлыларның башка яклап матди ярдәм итәрлек мөмкинлеге бар икән –а ны зур рәхмәт белән кабул итәчәкләр. Бер урынлык ике кроватькә исәпләнгән матраслар бик кирәк. Акчалата, азвык-төлек белән ярдәм дә артык булмас.
Элемтә өчен Натальяның телефоны: 8-905-158-33-93.Бу хака