Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
10 сентябрь , 11:12

Агыйделдә баткан малайны һаман тапмаганнар

4 кеше су тоткынлыгыннан котыла алган, ә бер бала - юк. 

Республикада Агыйделгә баткан машина эченнән югалган баланы эзлиләр. Исегезгә төшерәбез, 8 сентябрьдә  Бөредә  Агыйделнең уң ярында салонда 5 пассажиры булган УАЗ машинасы суга төшеп киткән. 2 ир-ат, 7 яшьлек малай һәм 8 яшьлек кыз машинадан үзаллы чыга алган. Кызганычка каршы, тагын бер 7 яшьлек малай чыгып өлгермәгән.

Соңрак машинаны судан чыгаргач, салонда баланың юклыгы ачыкланган.  

Кичә, 9 сентябрь көнне, Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары  Гадәттән тыш хәлләр буенча комитет белән берлектә иртәдән алып кичкә кадәр баланың гәүдәсен эзләгән. Өч төркем водолазлар елганың 16000 кв м акваториясен тикшереп чыккан, шул исәптә эләктерә торган җайланма кулланып та. Шулай ук берничә км елганың яр буен да тикшергәннәр.

“Кызганычка каршы, бала әлегә табылмаган. Эзләүләр дәвам итә”, – диләр ведомствода. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: