Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
9 сентябрь , 15:12

Котырынган ир лицейга бәреп кергән

Укучылар бәдрәфләргә, кабинетларга качышып беткән, ди. 

@Ufa_rb | Новости. Уфа Башкортостан, Telegram
Фото:@Ufa_rb | Новости. Уфа Башкортостан, Telegram

Бүген Уфада 6нчы санлы лицей бинасына бер ир йөгереп килеп кергән. Ул укучыларны һәм мәктәп хезмәткәрләренең котын алган, кемнәрдер эвакуацияләнергә дә өлгергән, кемнәрдер бәдрәфләргә һәм кабинетларга качышып беткән.  Вакыйганың шаһиты росгвардиячеләр ирне белем бирү учреждениесеннән чыгаруын тасвирлаган видео төшергән.

Күп тә үтми “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы моңа кагылышлы аңлатма артыннан  БР буенча Эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать иткән.

“Әлегә билгеле булуынча, көндезге сәгать уникеләр тирәсендә  6нчы санлы полиция  бүлегенең дежур частена  Комсомольская урамындагы 6нчы санлы лицей бинасында билгесез ир-ат булуы турында хәбәр килде. Вакыйга урынына килгән хокук саклау органнары хезмәткәрләре аны тоткарлаган, ир-атны полиция бүлегенә  алып киткәннәр. Ир-ат – 1975 елгы, Уфада яши. Үзе белән хәвефле предметлар булмаган. Әлеге ир-ат адекват булмаган хәлдә, бәлки,  бу аның катлаулы чире белән бәйледер. Аны туганнарына тапшырганнар. Вакыйганың  нечкәлекләре ачыклана”, – диләр ведомствода.  

P.S. Mash Batash Телеграм-каналы язуынча, әлеге ирдә баш мие яман шеше теркәлгән, шуңа ул үзенең гамәлләрен белештермәскә мөмкин.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: