Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
9 сентябрь , 17:17

Балалар бакчасында бер бала ике урыннан кулын сындырган

Бу хәл Уфа районының балалар бакчасында теркәлгән. 

БР  прокуратурасы.
Фото:БР прокуратурасы.

Прокуратура Уфа районы балалар бакчасында теркәлгән вакыйга буенча тикшерү оештырган. Күзәтчелек ведомствосында хәбәр итүләренчә, 5 сентябрь көнне көндез тышта уйнаган вакытта 3 яшьлек малай, таганнан егылып, кулын җәрәхәтләгән.

"Прокуратура мәгариф турындагы законнарның балигъ булмаганнарның балалар бакчасында хәвефсез мохиттә булу өлешенең үтәлешен тикшерәчәк, мәктәпкәчә мәгариф оешмасы персоналының гамәлләренә хокукый бәя бирәчәк. Нигезләр булганда прокурор чараларын кабул итү мәсьәләсе хәл ителәчәк", — дип хәбәр иттеләр ведомствода.

“Честный репортаж” Телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, балалар бакчасында бала, янәсе тәрбияче хатынның ваемсызлыгы аркасында ике урыннан кулын сындырган, ул малайның таганнан егылуын күрмәгән. Баланың әнисенә хәбәр итмәгәннәр, бу хакта ул рентген-кабинетта гына белгән. Ана кеше балалар бакчасына аңлатма сорап мөрәҗәгать иткәннән соң, аңа барын да сөйләп биргәннәр һәм гафу үтенгәннәр, шулай ук психологик ярдәм тәкъдим иткәннәр.

Аллаһ сакласын инде, бәла аяк астында.  Бүгенге көндә балалар бакчасынд бер төркемгә ким дигәндә 35ләп бала йөри. Аларның исән-имин булуларын тәэмин итү җиңелдән түгел дияр идем.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: