Кичә, 8 сентябрь көнне, Бөредә көймә белән прицеп үзе артыннан УАЗ машинасын суга сөйрәп төшергән. Машина эчендә ике өлкән яшьтәге кеше һәм өч бала булган, дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында. Фаҗига Агыйдел елгасында теркәлгән.
Дүрт кеше суга бата башлаган машина салоныннан үзаллы чыга алган, әмма 7 яшьлек малай автомобиль эчендә калган. Коткаручылар балан кичә эзләгән, тапмаган.
Ведомствода транспорт чарасын судан тартып чыгаруларын хәбәр иттеләр.
“Машина эчендә бала юк. Эзләүләр иртәгә таң ату белән дәвам итәчәк”, – дип белдергәннәр ведомствода.
Әй, Ходаем, гаилә өчен нинди күтәрә алмаслык зур кайгы...
Чыганак: bashinform.ru