Узган тәүлектә республиканың Эчке эшләр органнары дежур частьләренә мошенниклык турында 26 хәбәр килгән.
Бер очракта аферистлар хәйләсенә Уфада яшәүче 55 яшьлек эләккән. Аңа банкның ялган хезмәткәрләреннән шалтырату килгән, алар янәсе хатын исеменнән кредит рәсмиләштерүгә гаризалар бирелгән дип хәбәр иткәннәр. Ханымның берни дә рәсмиләштермәвен ачыклагач, аферистлар аны алдагы гаризаларны гамәлдән чыгару өчен кредит рәсмиләштерергә күндерәләр. Мошенникларга ышанып, хатын аларга 1 миллион сумнан артык акча күчергән.
Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак шәһәре буенча идарәсенең дежур бүлегенә балалар бакчаларының берсендә эшләүче 42 яшьлек музыка җитәкчесе мөрәҗәгать итә. Аңа “кәрәзле телефон компаниясе вәкилләре” шалтырата. Ялган белгечләр аның сим-картасының гамәлдә булу вакыты бетә һәм озайту өчен телефонга килә торган кодларны әйтеп бирергә кирәк, диләр. Ханым күрсәтмәләрне үти. Берникадәр вакыттан соң аңа янәсе дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча хезмәткәрдән шалтырату килә. Шалтыратучы хатынга “аккаунтыгыз ватылган, һәм билгесез кешеләр кредит рәсмиләштерергә тырыша” дип хәбәр итә. Ханым, акчаларын югалтудан куркып, “каршы” кредит рәсмиләштергән һәм 2 миллион сумнан артык акчасын мошенникларга күчергән.
Хокук саклаучылар гражданнарны уяулыкларын югалтмаска чакыра. Алар таныш булмаган кешеләргә акча күчермәгез һәм шәхси мәгълүматларыгызны хәбәр итмәгез дип кисәтә.