Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
5 сентябрь , 09:39

Кырдагы урып-җыю техникасына ут капкан

Йөк машинасы тулысынча диярлек янып беткән...

Ишембайда  басуда урып-җыю техникасы – КамАЗ һәм комбайнга – ут капкан.

Янгын Кинҗәбулат шоссесы буендагы басуда чыккан. Аны сүндерүгә биш янгын сүндерүче һәм 2 берәмлек техника җәлеп ителгән. 20 минут эчендә янгынны сүндергәннәр. Янгын йөк прицеплы КамАЗ һәм GS12 Палессе комбайны зыян күргән.

Янгында 45 яшьлек ир-атның йөзе һәм куллары II дәрәҗәдә пешкән, аны реанимациягә госпитализацияләгәннәр. Табиблар хәлен авыр дип бәяли.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дознавателе янгын чыгу сәбәбен ачыклый. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: